"Йога - алтын яшь зирәклеге" - нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр өчен эшләнгән йоганың йомшак программасы. Әлеге проектның максаты - социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның актив ялы өчен шартлар тудыру, аларның сәламәтлеген йога белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү аша саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән шартлар тудыру. Әлеге проектны гамәлгә ашырганда, без катнашучыларның кәефен һәм сәламәтлеген яхшыртуга, көч һәм сыгылмалылыкны үстерүгә, зарарлы гадәтләрдән арынуга ирешәбез. Йога тернәкләнүгә һәм яңадан торгызылуга, тискәре хисләрне киметүгә ярдәм итә, әйләнә-тирә дөнья белән гармониягә ия булырга һәм үзеңне яхшырак белергә булыша. Куркынычсызлык максатларында, пандемия чорында йога буенча дәресләр я шәхси формада, я 4 кешегә кадәр саф һавада, кирәкле дистанцияне саклап үткәрелә. Келәмнәр һәр шөгыльдән соң дезинфекцияләүче эремә белән җентекләп эшкәртелә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру вакытында проектта катнашучылар сизелерлек чыдамлырак һәм сыгылмалырак була башлады, бер тапкыр да вируслы авырулар белән авырмады, аларның кәефләре яхшырды, Буа район ветераннар советы активистлары арасыннан яңа танышлар тапты, дип билгеләп үтәргә мөмкин.