Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Буа шәһәренең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышы башлануга 79 ел тулуга багышланган истәлекле чара узды.
Район җитәкчелеге, предприятие, оешмалар, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, патриотик хәрәкәт активистлары һәм гади битараф булмаган буалылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар, мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
«Без җиңүчеләр буынына чиксез рәхмәтле. Алар – батырлык, кыюлык һәм Ватанга тугрылыкның иң югары үрнәге. Бу көнне тынычлыкның ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аңлыйсың. Киләчәк буыннар, аларның бәхетле киләчәге хакына без бу сугышның ачы дәресләрен онытмаска тиеш. Үсеп килүче буын өчен, Бөек Ватан сугышы дәүләт тарихының бер битенә генә әйләнеп калмасын дисәк, ул еллар истәлеген саклау – безнең изге бурычыбыз, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, солдат толларына һәм сугыш чоры балаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, - Кыюлыгыгызга баш иябез һәм озын гомер телибез. Бөек илебезнең күк йөзе якты һәм тыныч булсын!»