Буалыларны "ТАССРның 100 еллыгы" истәлек билгесе белән бүләкләделәр.

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген, өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советының 54 нче утырышы барышында, район үсешенә, аның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән 16 буалы «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесе белән бүләкләнде. Алар: элек Кайбыч авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Нияз Абдрахманов, Буа шәһәр Советы депутаты Николай Белов, элек Норлат авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Гөлчәчәк Булатова, Буа районы территориаль сайлау участогы рәисе Хәйдәр Габдрахманов, элек Аксу авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Шәүкәт Гатауллин, Буа урманчылыгының урманны саклау инженеры Михаил Егоров, Буа шәһәр Советы депутаты Миңнулла Кепечев, элек Яшевка авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Ольга Семенычева, элек Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Нияз Сиразов, Буа муниципаль районы Советы депутаты Рөстәм Туктаров, элек Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Мансур Тухфатуллов, буа районы Имам-хатыбы Илмир Хәсәнов, Буа муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, элек Ырыңгы авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Валерий Ярхунов.

Бүләкләрне барысына да тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов тапшырды.

Белешмә өчен, медаль 925нче проба көмешеннән әзерләнгән. Сул ягында Татарстан картасы силуэты сурәтләнгән, аннан нурлар чыгарылган. Әйләнәсендә татар милли орнаменты күренә, ул лалә чәчәге рәсеме белән өзелә, ә аста — «1920- 2020» язуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International