Бүген өченче чакырылыш Буа муниципаль районы Советының 54 нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр белән эшләү секторы мөдире Салават Рәхимов катнашты. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, утырышта авыл җирлекләре башлыклары онлайн-форматта катнаштылар.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр дә каралды һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.