Бүген районда, чыннан да, истәлекле вакыйга – безнең районның юкка чыккан авыллары урынында истәлекле стелалар ачу тантанасы үтте. Буа якташлыгы инициативасы белән хәзерҮгез Куагы, Хорновар һәм Алексеевка авылларында туып-үскән кешеләрнең туган җирләренә кайтып, ата-бабаларын искә алу мөмкинлеге бар.
Торак пунктларның истәлеген мәңгеләштерү, районның тарихын саклау һәм төзекләндерү буенча масштаблы эшнең ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында үткәрелүе дә символик мәгънәгә ия.
Бу проект яш буалыларны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Әлеге тантаналы чараларда район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Казандагы «Буа якташлыгы» президенты Ирек Закиров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин һәм башкалар катнашты. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтып вафат булган сугышчыларны искә алдылар һәм истәлекле стелаларга чәчәкләр салдылар.