2017 елдан башлап Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән ставка буенча 1-5% кредит алырга мөмкин.
Әлеге ярдәм чарасы заем акчаларын эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә генә түгел, хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дә бизнесны үстерү өчен файдаланырга мөмкинлек бирә. Бер заемчы өчен ташламалы кыска сроклы кредитның максималь күләме 600 млн. сумнан артмаска тиеш.
Татарстанда кече хуҗалык рәвешләре буенча кыска сроклы кредитларга 734,8 млн. сумлык 152 гариза хупланды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде.
Ташламалы шартларда кредит алу өчен берничә таләпләргә туры килергә кирәк:
1. Заемчы бетерү һәм үзгәртеп кору процессында булырга тиеш түгел.
2. РФ Салым резиденты статусы һәм РФ территориясендә юридик зат һәм шәхси эшмәкәр буларак теркәлү зарур.
3. Бурычка алучыга карата банкротлык эше кузгатылмаган булырга тиеш.
4. Авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең соңгы 30 көндә 50 мең сумнан артып киткән бурычлар булырга тиеш түгел.
Инде бүген үк кече бизнес вәкилләре Саклык банкына, Россельхозбанк, ВТБ, Газпромбанк, Альфа банкка һәм башкаларга гариза бирә һәм ташламалы шартларда хуплау ала алалар.
Татарстанга барлыгы 725,7 млн. сум күләмендә субсидия лимиты бүлеп бирелгән.
Фермерлар Министрлыкның территориаль органнарында кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча түләүсез консультацияне яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгенең бердәм номеры 8-800-444-16-70 буенча ала алалар.
Белешмә өчен:
Хуҗалык итүнең кече формалары - "Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында" Федераль закон нигезендә төзелгән крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл
хуҗалыгы кооперативлары (авыл хуҗалыгы кредит кулланучылар кооперативларыннан тыш) һәм "Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында" Федераль закон нигезендә төзелгән авыл хуҗалыгы кооперативлары (авыл хуҗалыгы кредит кооперативларыннан тыш) еллык керем буенча чикләүсез, хуҗалык җәмгыятьләре, хуҗалык партнерлыклары һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, шулай ук авыл хуҗалыгы чималын сатып алучы җитештерү кооперативлары (авыл хуҗалыгы кооперативларыннан тыш), аларның еллык кереме хисап финанс елында 120 млн. сумнан артмаган күләмдә тәшкил итә