Пенсия фонды 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә Президент указы буенча өстәмә 10 мең сум түләячәк

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләү башлаячак, ул һәр балага 10 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә. Акчалар 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум түләүгә яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өстәмә биреләчәк, алар апрель һәм июнь айларында РФ Президентының «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Указы нигезендә гаиләләргә күчерелә.

Яңа түләүнең үзенчәлеге шунда ки, аның артыннан беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды 5 мең һәм 10 мең сум акча бирү турындагы карар нигезендә акча күчерәчәк.

«3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган ата - аналарга һәм опекуннарга 10 мең сум өстәмә түләү автомат рәвештә биреләчәк, яңа гариза бирергә кирәкми", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Әлеге түләүләр артыннан мөрәҗәгать итмәгән ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар 3 яшькә кадәрге балаларга түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында гариза тапшырганнан соң өстәмә 10 мең сум акча алачак. Моның өчен өч айдан артык вакыт бар – тиешле гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Алар хупланган һәм акча күчергән очракта, 10 мең сум өстәмә түләү гаиләгә нинди дә булса гаризасыз бирелә.

Мөһим! Июль ае өчен 10 мең сум өстәмә түләү алу өчен әти-әниләргә һәм опекуннарга беркая да мөрәҗәгать итәргә һәм нинди дә булса гариза бирергә кирәкми – түләү автомат рәвештә бирелә.

Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләүләр турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

#Пенсияфонды #Буа #БезСезнеңөченэшлибез!

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International