Буа муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү Комиссиясенең уртак утырышы

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең һәм террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы уртак утырышы узды. Чара Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Рафис улы Камартдинов рәислегендә узды. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, чара барлык таләпләрне үтәп ъткщрелде, авыл җирлекләре башлыклары ZOM аша утырышка кушылды.

Тиешле хезмәтләр вәкилләре РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Гомумроссия тавыш бирү көнендә объектларның террорчылыкка каршы якланганлыгына юнәлдерелгән чаралар күрү турында докладлар белән чыгыш ясады, шулай ук мәгариф объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы, балалар лагерьларының террорчылыкка каршы якланганлыгын тәэмин итү таләпләрен үтәү мәсьәләләрен карады

Алга таба утырышта катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә коррупциягә каршы тору инструментларының берсе булган күпфункцияле үзәк эше турында; муниципаль хезмәт турындагы законнарның үз вакытында һәм дөрес итеп эшләвен тәэмин итү турында, муниципаль вазыйфаларны, муниципаль хезмәткәрләрне, аларның гаилә әгъзаларын, шулай ук муниципаль учреждениеләр җитәкчеләрен биләүче затлар керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшыруның дөреслеге хакында; Буа муниципаль районы территориясендә җир законнарының үтәлеше, хуҗасыз күчемсез милек объектларын әйләнешкә кертү, нәтиҗәсез яисә рациональ файдаланылмый торган җир кишәрлекләре алу турында мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Утырыш азагында барлык каралган мәсьәләләр буенча куелган бурычларны сыйфатлы башкаруга юнәлтелгән тиешле карарлар кабул ителде, аларны үтәү сроклары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International