Район җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Район җитәкчесе Ранис Камартдинов беренче көнне үк Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 25 июньдә иртәнге сәгать 8дә Буа муниципаль районында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен 71 участок ачылды. Участокка килеп, 25 июньнән 1 июльгә кадәр көннәрнең теләсә кайсы вакытында (бу көнне дә кертеп) 8.00 дән 20.00 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Әйтергә кирәк, барлык участокларда да тавыш бирүдә катнашучыларның да, участок комиссияләре әгъзаларының да иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрелгән.

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов бүген тавыш бирү өчен 1179 участокка килде һәм тавыш бирде, шулай ук аның тавыш бирүдә катнашучыларны кабул итүгә әзерлеген бәяләде. Ранис Рафис улы безнең 35 мең район сайлаучыларының барысы да тәкъдим ителгән төзәтмәләрне хуплар һәм участокларда тавыш бирү һәрвакыттагыча актив һәм бер тавыштан узачагына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International