Буа ветеринария берләшмәсе белгечләре сайлау участокларында дезинфекция үткәрәләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүлмәләрне эшкәртү һәркөнне 24 июньнән 1 июльгә кадәр үткәреләчәк. Белгечләр үзләре раславынча, сайлау участокларын махсус хлор эремәсе ярдәмендә зарарсызлыйлар.
Исегезгә төшерәбез, 25 июньнән 1 июльгә кадәр участоклар 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Барлык участокларда тавыш бирүдә катнашучыларның да, участок комиссияләре әгъзаларының да куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары күрелде - антисептиклар белән эшкәртү, температураны мәҗбүри үлчәү каралган, тавыш бирү процессында катнашучыларның барысын да индивидуаль яклау чаралары - битлекләр, перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр. Махсус чикләү линияләре һәм күрсәткечләр гражданнарның контактсыз хәрәкәтен һәм социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Тавыш бирүчегә паспортны ераклыктан сайлау комиссиясе әгъзасына күрсәтү дә җитә. Тавыш бирүдә катнашучылар исемлегендә гражданнар үз ручкалары белән дә имза куя ала, шулай ук моның өчен участокта бер тапкыр кулланыла торган ручка да бирелә.