Бал кортларын саклау һәм пестицидларны агротехник кулланганда мәнфәгатьләрне яклау мәсьәләләре буенча умартачыларның фикер алышуы

2020 елның 26 июне, җомга

Буа районында умартачылар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, Россельхозүзәк белгечләре, эре агрофирмалар һәм КФХ җитәкчеләре белән очрашу узды. Алар умарталарның үлемен һәм агулануын булдырмау максатларында авыл хуҗалыгы культуралары кырларын пестицид белән эшкәртү турында кисәтү һәм хәбәр итүне оештыру турында фикерләштеләр. Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар "WhatsApp" мессенджеры аша хәбәр итү төркеменең эшен көчәйтергә килештеләр, умартачыларга биләгән территориядә мәгълүмат алмашу буенча эш алып барырга киңәшләр бирелде, хуҗалыклар һәм умартачылар арасында хезмәттәшлек турында сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International