2020 елга «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кергән затлар өчен белешмәлек

2020 елның 26 июне, җомга

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә һөнәри керемгә салым кертелде.

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затлар һәм шәхси эшкуарлар Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләргә тиеш түгел. Россия пенсия фондына кертемнәрне үзмәшгулләр ирекле тәртиптә түли.

Мөһим! Пенсия хокукларын формалаштыру (иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентын сатып алу) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә фактта түләнгән иминият кертемнәреннән чыгып кына башкарыла.

Иминият кертемнәрен түләүне гамәлгә ашыру өчен үзмәшгульләргә мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керергә кирәк. Моның өчен шәхсән Пенсия фондының территориаль органына гариза бирергә яки гаризаны почта аша җибәрергә кирәк.

РФ Салым кодексының 430 статьясы нигезендә, 2020 елда иминият кертемнәренең теркәлгән күләме 32 448,00 сум тәшкил итә, максималь күләме - 256 185,60 сум. Индивидуаль пенсия коэффициенты күләме беркетелгән күләмдә иминият кертемнәре түләгән очракта - 1,141, иминият кертемнәре максималь күләмдә түләгән очракта - 9,013.

Иминият кертемнәрен түләү чоры иминият стажына исәпләнә. Әгәр түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булса - иминият стажында түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор исәпләнә.

Кеше взносларны түләү ешлыгын мөстәкыйль билгели: шунда ук бөтен сумманы санап чыгарга яисә түләүләрне билгеле бер вакыт дәвамында башкарырга мөмкин. Ирекле кертемнәрне түләүнең хисап чоры - календарь ел.

Иминият кертемнәрен түләү срогы бу календарь елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча.

Үзмәшгуль гражданнар, ирекле тәртиптә түләнгән иминият кертемнәрен исәпкә алу өчен билгеләнгән бюджет классификациясе кодларын кулланып, Федераль казначылыкның тиешле счетларына иминият кертемнәрен түли (КБК 39210202042061000160).

Тиешле түләүләр ПФР электрон сервисы ярдәмендә формалаштырылган реквизитлар буенча банк аша күчерелә. Ул Пенсия фонды сайтының ачык өлешендә (www.pfrf.ru) һәм шәхси кабинетка керүне таләп итми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International