Бүген Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ директоры Илдар Шәфиков катнашында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941 – 1945» китабын тапшыру тантанасы узды.
Буа муниципаль районының 20 белем бирү учреждениесе, шулай ук "Буа ветеринария техникумы", "Буа медицина училищесы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, «Социаль белем бирү академиясе» Буа филиалы Илдар Фәрит улы кулыннан истәлекле китап алдылар.
Әлеге китап Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ тарафыннан Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында нәшер ителде. Аңа тарихи материаллар кертелгән, ул татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйли. Моннан тыш, китапта архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары, ветераннарның авыр сугыш еллары турында истәлекләре урын алган.
Яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү өчен истәлекле китап нигез булыр дип ышанабыз.