27 июнь-илебезнең бөтен территориясендә Яшьләр көне билгеләп үтелә

2020 елның 27 июне, шимбә

Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм! Яшьлек - ул һәр кеше тормышында бик матур чор. Бу хыяллар һәм өметләр, тормыш юлларын эзләү, дөньяны иң кыю идеяләр белән шаккатырырга теләк вакыты. Бүген без районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, фәндә, спортта, иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешкән талантлы яшьләр белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сезнең беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмавыгызны телим. Иҗат итүегезне дәвам итегез, кыюлыгыгыз белән безне сөендерегез. Ә без, үз чиратыбызда, куелган максатларга ирешүдә сезгә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Нәкъ менә Сезгә, яшьләргә, районыбыз, республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуы өчен яшәргә һәм иҗат итәргә кирәк бит. Сез өлкән буыннар булдырган уңай тәҗрибәне лаеклы рәвештә үстерерсез дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм барлык игелекле башлангычларда уңышлар телим! Исегездә тотыгыз, сезнең алда барлык юллар да ачык!

Буа муниципаль районы җитәкчесе Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International