Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык - «Росмолодежь» бөтенроссия һәм халыкара форумнарга гаризалар кабул итә

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

3 июльдән «АИС Россия яшьләре» платформасында Бөтенроссия форум кампаниясе старт ала.

Илдә һәм дөньяда эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, берничә чара онлайн форматта узачак, ә катнашучыларның күзгә-күз катнашуы белән форумнар индивидуаль саклану чаралары белән барлык таләпләрне үтәп үткәреләчәк.

Студентлар «Таврида» «Территория смыслов», «Утро», «Восток», «Ладога», «Бирюса», «Машук», «Евразия Global», «Выше крыши», «Арктика. Сделано в России». форумнарына гаризалар бирә ала.

Форумның датасы һәм форматы турында мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://yadi.sk/i/7CHJkm-VXy1ODQ

Элемтә өчен җаваплы зат: Сираҗетдинов Нәфис - «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» ДБУ яшьләр белән эшләү буенча белгече, тел.: 8 (960) 084-21-33.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International