1 июльдән яшьләрне эшкә урнаштыруда "Яшьләргә эш" электрон системасы эшли башлый.

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге белән берлектә яшьләрне эшкә урнаштыруда булышлык итү буенча «Яшьләргә эш» электрон системасы эшли башлый. Әлеге система яшьләргә ел әйләнәсе вакытлы һәм сезонлы эш урыннары табарга мөмкинлек бирәчәк. Проектны тормышка ашыру яшьләрне эшкә урнаштыру, яшь белгечләргә карьера булдыру, яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру, потенциаль эш бирүчеләр челтәрен киңәйтүгә ярдәм итәчәк. Проект эш эзләү, стажировка узу һәм практика узу өчен иң яхшы тәҗрибәләрнең уникаль берләшмәсе булачак һәм яшьләргә эш эзләүдә, карьера төзүдә мөмкинлекләр бирәчәк. Сервис карьераны порталда тиз теркәлүдән һәм берничә кликка эш эзләүнең моменталь мөмкинлегеннән алып квалификацияле хезмәткәрнең уңышлы профильләрен формалаштыруга кадәр төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Порталга рәсми старт бирү вакыты- 2020 елның 1 июле

Системада уңышлы эшләү өчен, яшьләргә https://rabota tatar/ порталында теркәлергә кирәк .

Моның өчен: 1. https://rabota.tatar сайтына керәбез

2. «регистрация» төмәсенә басабыз һәм «соискатель» аккаунты тибына үз мәгълүматларыбызны кертәбез.

3. Шәхси кабинетта вакансиягә җавап өчен профиль тутырабыз

4. Порталның барлык функцияләренә керү өчен, администратордан теркәлүгә хуплау көтәбез. Шуннан соң яшьләргә эш порталы ачылачак: Сез автомат рәвештә шәхси кабинетыгызга эләгәсез һәм барлык кирәкле мәгълүматны тулыландыра аласыз.

Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 231-82-27, 8-917-299-31-50 телефоннары буенча Арсютина Дарьядан алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International