Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
· Чара исеме: Гавами чара
· Темасы: «Хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу».
· Чара үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы
· Чараны уздыру датасы һәм вакыты : 29 июнь 2020 ел 14.00 сәгатьтә
· Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Засорин ур., 9 йорт, 1 кат, начальник бүлмәсе
· Чара үткәрү ысулы: видеоконференция режимында киңәшмә (ZOOM)
· Чараның статусы: планлаштырылган
· Кыскача чараның тасвирламасы: үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.
· Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Гавами чарада катнашырга һәм Сезне кызыксындырган сорауларны 26 июнь электрон адреска җибәрә аласыз: Marina.Tihonova1@tatar.ru/
Мәгълүматны 8(84371)5-94-23 телефоны буенча ачыкларга мөмкин