Бүген район җитәкчесе Р.Р. Камартдинов Тимбай, Яңа Тинчәле, Таковар торак пунктларында тавыш бирү участокларында булды, эш визитында ул Конституциягә төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирү барышы белән танышты. Участокларда иң беренче игътибар куркынычсыз тавыш бирүне оештыруга бирелә-коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык саклык чаралары үтәлә. Ранис Рафис улы буалыларның алдан тавыш бирүнең беренче көненнән үк югары активлык күрсәтүләрен эйтте һәм бу активлык кимеми, дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә шәһәр буенча тавыш бирүгә килү – 46, ә районның авыл җирлекләрендә 63 процент тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү узачак, вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге 25 июньнән 30 июньгә кадәр бирелә. Тавыш бирү өчен участоклар көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли.