ТР Буа муниципаль районы Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты буенча гавами тыңлаулар.

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

2020 елның 27 июлендә ТР Буа муниципаль районы Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренщ үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар булачак.

Халык алдында тыңлаулар Буа муниципаль районы башлыгының 2020 елның 25 июнендәге 7 номерлы карары белән билгеләнде. Шул ук карар белән ТР Буа муниципаль районы Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү буенча комиссия формалаштырылды.

ТР Буа муниципаль районының җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты буенча ачык тыңлауларда катнашучылар: дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, сәяси партияләрнең төбәк яки җирле бүлекләре һәм башка иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, фикер алышына торган тема белән бәйле оешмалар җитәкчеләре, галимнәр, экспертлар, массакүләм мәгълүмат чаралары. Гавами тыңлауларда катнашучылар үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чыгыш ясау хокукы белән гавами тыңлаулар үткәрү датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча язма гаризалар биргән затлар, оешмалар тора.

Язма гаризалар һәм тәкъдимнәр ТР, Буа районы, Буа шәһәре, Космовский ур., 91Б адресы буенча ачык тыңлаулар үткәрү комиссиясе тарафыннан көн саен 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты буенча тәкъдимнәр конкрет яңа нигезләмәләр рәвешендә тапшырылырга һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, Буа муниципаль районы шәһәр Уставына, башка муниципаль хокукый актларга туры килергә тиеш.

Элемтә өчен телефон: 3-30-65.

Ачык тыңлаулар 11.00 сәгатьтә башлана, катнашучыларны теркәү – 10.30 сәгатьтә. Үткәрү урыны: ТР, Буа ш., Космовский ур., 91Б

Ачык тыңлаулар оештыру һәм үткәрү буенча

эшче төркем җитәкчесе Зайцева С. А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International