4 июльдә виртуаль Сабантуй Татарстан халкын экран янында җыячак

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Сабантуй трансляциясен ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы алып барачак. Татарстанда Сабантуй 4 июльдә онлайн-форматта узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нигезендә, 2020 елның 4 июлен татар халык бәйрәмен Сабантуй үткәрү көнен билгеләргә карар бирәм», — диелә документта. Сабантуйны онлайн-форматта уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. «Пандемия бераз чигенүгә карамастан, ул әле тәмамланмаган һәм халык өчен куркыныч тудыра. Авылларда, нигездә, өлкән кешеләр яши, ә бәйрәмгә шәһәрләрдән килгән туганнары җыела. Шуңа күрә Сабантуйны онлайн итеп үткәрергә карар кылынды. Халык бәйрәмен Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья халкы да карый алачак», — дип аңлатты «Татар-информ» корреспондентына ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев. Ул Сабантуй ТНВ телеканалында һәм «Болгар» радиосында трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итте. «Оештыру комитеты булдырылды, мәйданчыклар һәм сценарийлар әзерләнә. Онлайн-форматта Сабантуйның барлык гореф — гадәтләре, шул исәптән концертлар, көрәш, ат чабышлары, авыл хезмәтчәннәренең данлау күрсәтеләчәк», - дип сөйләде Васил Шәйхрәзиев.Трансляция иртәнге 8дә башлана һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Онлайн-Сабантуйда театр артистлары, җырчылар һәм сәнгать осталары катнашачак. Шулай ук тамашачылар белән интерактив оештырылачак-теләгән һәркем студия белән элемтәгә керә һәм турыдан-туры эфирга чыга алачак. «Болгар» радиосында призлар белән викторина оештырылачак. Моннан тыш, 10 июльдә Бөтендөнья виртуаль Сабантуй уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International