Бүген Килдураз авыл җирлегендә шатлыклы вакыйга, күпер ачылды.
Авыл хуҗалыгы эшләре өчен әлеге күпер бик кирәк иде. Бу корылма «Авангард» агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин һәм «Коммуна» хуҗалыгы җитәкчесе Сәлим Даутов ярдәме белән куелды. Тантанада Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашты, ул күпер ясауда катнашкан осталарга район җитәкчесе Ранис Камартдинов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.