Татарстанда яшәүчеләрнең бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә урнашкан бакча һәм торак йортларның дача амнистиясен рәсмиләштерү өчен бер елдан азрак вакыт калып бара. Дача амнистиясеннән файдаланмаган татарстанлыларга нишләргә кирәклекне Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова сөйләячәк.
- Лилия Барисовна, искә төшерегез, дача амнистиясе кайчан тәмамлана?
- Бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Нәкъ менә шушы вакытка кадәр татарстанлылар мондый күчемсез милеккә хокукны гадиләштерелгән тәртиптә, ягъни дача амнистиясе буенча терки ала.
- Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Калган вакыт дәвамында, бакча йортын, шулай ук торак һәм бакча участогын милек итеп рәсмиләштерү өчен, йортның техник планын әзерләүче кадастр инженерын чакырырга, 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә, аннан соң, кадастр исәбенә алу һәм торак яки бакча йортына хокукны теркәү турында гариза белән КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шул ук вакытта гаризага кадастр инженеры әзерләгән документлар - декларация һәм дискны теркәргә кирәк. Җир кишәрлегенә хокук билгели торган документ бары тик аңа теркәлгән хокук булмаган очракта гына бирелә.
- Әгәр татарстанлылар ниндидер сәбәпләр аркасында дача амнистиясеннән файдаланмый икән, алар өчен нәрсә үзгәрәчәк?
- Әгәр дә гражданнар моны 2021 елның 1 мартына кадәр эшләп өлгерми икән, җирле үзидарә органына, кирәкле документлар кушып, күчемсез милек объектын төзи башлау турында белдерү, ә аннары төзелешне тәмамлау турында белдерү бирергә туры киләчәк. Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, гражданнан төзелеш тәмамлану турында хәбәр алынганнан соң, 7 эш көне эчендә һәм башка кирәкле мәгълүматларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектына милек хокукын теркәү өчен документлар тапшырырга тиеш. Моның алдыннан алар торак йортны яки бакча йортын закон таләпләренә туры килү-килмәүгә тикшерәчәкләр.
- Билгеле булганча, дача амнистиясе буенча бакча йортларын гына түгел, башка күчемсез милек объектларын да рәсмиләштерергә була бит?
- Чыннан да, хәзерге вакытта бакча кишәрлекләрендә төзелгән торак һәм бакча йортлары гына гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерелә. Гадиләштерелгән тәртиптә шулай ук гражданга Җир Кодексы үз көченә кергәнче, 2001 елның 30 октябренә кадәр сроксыз файдалануга яки гомерлек мирас итеп бирелгән җир кишәрлегенә милек хокукын рәсмиләштерергә мөмкин. Гражданинның кулында мондый кишәрлеккә хокук билгели торган документ: таныклык, шартнамә яки җир кишәрлеген вакытыннан алда файдалануга яки гомерлеккә мирас итеп бирү турында нинди дә булса акт, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә һ. б. булырга тиеш.
- Чыннан да, хәзерге вакытта гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерелә торган документ кына түгел, милек хокукын теркәү турындагы гариза белән бергә КФҮнең теләсә кайсы офисына, шул ук вакытта дәүләт пошлинасын 350 сум күләмендә түләп, тапшырырга кирәк.
- Дача амнистиясе буенча нинди йортлар рәсмиләштерелә, ә хәбәр итү тәртибе буенча нинди йортлар?
- Игътибар итәсем килә, әгәр торак йорт шәхси торак төзелеше яки шәхси ярдәмче хуҗалык өчен җир кишәрлегендә урнашкан булса, ул хәбәр итү тәртибе буенча рәсмиләштерелә. Әгәр торак йорт бакча участогында урнашкан икән, дача амнистиясе буенча.
- Күптән түгел мәгълүмат чараларында дача амнистиясен 2022 елның 1 мартына кадәр озайтырга тәкъдим итәләр дигән мәгълүмат пәйда булды…
-Чыннан да, дача амнистиясен озайту мөмкинлеге турында мәгълүмат пәйда булды, Росреестрга коронавирус ситуациясе аркасында россиялеләрдән дача амнистиясен озынайту үтенече килде. Әгәр мондый карар кабул ителсә, без бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез. Шул ук вакытта 2018 елның августыннан шәхси ярдәмче хуҗалык һәм шәхси торак төзелеше җирләрендә урнашкан күчемсез милек объектлары өчен гадиләштерелгән тәртип түгел, ә хәбәр итү тәртибе гамәлдә булуына игътибар итәм.