Республика кыр көнендә Буа районының яшь аграрийларын хөрмәтләделәр

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Апрель аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Аграр яшьләр берләшмәсе» оешмасы белән берлектә, «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының төбәк этабы башлануы турында игълан итте. Уенның максаты-катнашучыларның авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерү, мәгълүмат җыю һәм анализлау, командада эшли белү. Биш мәктәп командасы, финалда үз эшләрен онлайн режимда яклап, экспертлар тарафыннан уңай бәя алды. Командаларның лидерлары бүген республика кыр көнендә бүләкләнде. Икенче лицейдан Ярослав Жирнов, лицей-интернаттан Аида Смирнова, Аксу мәктәбеннән Салават Галәветдинов, Ырынгы мәктәбеннән Ульяна Комиссарова, Югары Лашчыдан Алисә Григорьева дипломнарга ия булдылар. Алар өчен экскурсия оештырылды, үзләрен кызыксындырган сорауларны яшьләр республиканың һәм төрле илләрнең авыл хуҗалыгы белгечләренә бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International