Хөрмәтле район халкы! 2019 ел өчен хисаплылыкны үз вакытында тапшыру кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына кертү шарты булып тора

2020 елның 3 июле, җомга

2019 елда табышка салым буенча декларацияләрне тапшыру сроклары 2020 елның 29 июненә кадәр озайтылды. 2019 елда салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча декларацияне юридик затлар өчен тапшыру чоры 30 июньгә кадәр озайтылды, шәхси эшмәкәрләр өчен 2020 елның 30 июленә күчерелде. 2019 елда бердәм авыл хуҗалыгы салымы буенча декларацияне тапшыру срогы 30 июнгә кадәр озайтылды. НДФЛ буенча 2019 елда 3-НДФЛ буенча декларация тапшыру вакыты 30.04.2020 елдан 30.07.2020 кә күчерелгән.

Россия Федераль салым хезмәте булган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрын алып бару (https://rmsp.nalog.ru/) юридик затларның, индивидуаль эшкуарларның бердәм дәүләт реестрларында булган мәгълүматлар, салым түләүчеләр тарафыннан хезмәткәрләрнең уртача исемлек саны турында тапшырылган белешмәләр, алдагы календарь ел өчен керем турында, шулай ук календарь елда махсус салым режимнарын куллануга бәйле документлардагы белешмәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрына салым түләүчеләр турында белешмәләр кертү һәм аннан белешмәләрне төшереп калдыру «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге закон нигезендә белешмәләр ел саен 10 августта агымдагы календарь елның 1 июленә торышы буенча Россия Федераль салым хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп кертелә. Шул ук вакытта агымдагы елда эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә салым түләүчеләр тарафыннан салым хисабын тапшыру срокларын күчерү белән бәйле үзгәрешләр булды.

Юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның игътибарын җәлеп итәбез: 2019 елда эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырудан алынган керем күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә торган салым хисабын тапшырмау мондый салым түләүчеләр турында 2020 елның 10 августында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрыннан төшереп калдыру өчен нигез булып тора.

Шәхси эшкуар яисә оешма турында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында белешмәләр булу намуслылык критерийларының берсе, бизнесның реаль булу критерийларының берсе булып тора, бу контрагент сайлаганда мөһим булырга мөмкин, шулай ук дәүләттән ярдәм алу өчен нигез булырга мөмкин.

Кирәкле салым хисабын вакытында тапшыру турында онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International