Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан һәм «Россиядә бәхет климаты 2020 – 2025» программасын гамәлгә ашыруны дәвам итеп, бәйрәм уңаеннан www.СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ. сайты 2020 елның 1 июленнән «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты» исемле акцияне башлый.Катнашу өчен 1-20 июль көннәрендә www.СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ. сайтына керергә һәм тәкъдим ителгән анкетаны тутырып, гаиләгезнең фотосын һәм котлау урнаштырырга кирәк. Һәм сезнең котлавыгыз әлеге Бөтенроссия ресурсында урын алыр. Чарада катнашкан һәр гаиләгә «Үрнәк гаилә» сертификаты биреләчәк. Әлеге сайт бу көннәрдә илнең иң популяр мәйданчыгы булыр дип көтелә. «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты» акциясе ачык дип игълан ителә!
Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге үзизоляция шартларында гаилә эчендәге климатны яхшырту мәсьәләсе өстендә баш ваткан арада, россиялеләр www.СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ уникаль ресурсында туганнарын һәм якыннарын изгеләр Петр һәм Февронья көне белән котлый ала.
православие бәйрәме белән котлый ала.
Барлык котлау-теләкләр бушлай басыла һәм йөз мең гаилә өчен ачык булачак. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/gail-mkhbbt-m-tugrylyk-yorty-aktsiyasen-kushylygyz