Татарстанда кыр көне - 2020 күргәзмәсенә җирле фермерлар нәрсә алып килделәр

2020 елның 3 июле, җомга

Бүген Татарстанның Лаеш районында Идел буеның иң күләмле агротехник күргәзмәсе - «Татарстанда кыр көне-2020" эшли башлады.

Чарада үзмәшгульләр, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары үз продукциясен алып килде. Күргәзмәдә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан барлыгы 200ләп экспонент катнаша.

Зеленодольск районыннан КФХ башлыгы Руслан Тельман Оглы Омаров үзе белән төрледән-төрле татлы җиләк-имеш китерде, ул фермерлык белән 2018 елда шөгыльләнә башлый, 6 төрле җиләк культурасы үстерә, болар: крыжовник, карлыган, кура җиләге, кара-кура җиләге, җир җиләге, кара бөрлегән. Бүген, Татарстанда кыр көне – 2020 күргәзмәсендә ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды, аның ярдәмендә 3 га мәйданда яңа сортлы бөрлегән утыртачак.

Үзмәшгуль Евгений һәм Елена Карезиннар Кыр көнендә беренче тапкыр катнашалар. Биредә алар үзләренең агач эшләнмәләре белән таныштырдылар, бу эш белән алар 1996 елдан бирле шөгыльләнәләр. Евгений һәм Елена Карезиннар күп вакытларын остаханәдә уздыралар. Товарларын алар яндекс-маркетларда һәм үзмәшгульләр ярминкәләрендә саталар. “Бүген нинди дә булса сату итүләр булыр дип көтмәгән идем, әмма мин монда килүемнән бик канәгать калдым. Минем өчен бу бик яхшы чара. Киләсе елда да катнашачакбыз”, - ди остакул Евгений.

Тукай районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Ханов күргәзмәгә үрдәкләр алып килгән. Гаилә хуҗалыклары төркеме алты алты фермер хуҗалыгынннан тора. Эш республиканың 4 торак пунктында алып барыла: Тукай районының Калинин, Биклән, Яңа Мусабай авылында, Зәй районының Югары Пәнәче авылында. Бүгенге көндә 18 корпус бар, планда - бер үк вакытта 800 мең баш кош-корт утырту мөмкинлеге тудырырлык итеп, аларның санын 27гә кадәр җиткерү. Эшчәнлекнең төп юнәлеше - ТЕМП уникаль бройлер үрдәкләрен һәм ТЕМП-авангард төсле бройлер үрдәкләрен, мулардлар, бройлерлар һәм йомырка сала торган тавыклар үстерү һәм сату. Продукция Татарстан халкына, Идел буе, Үзәк, Себер һәм Урал төбәкләрендә сатыла. Бүгенге көндә хуҗалыкта кош-корт саны 1450 мең баш исәпләнә.

Балтач районыннан “Балкыш” АХҖК рәисе ит продукциясе алып килгән. 2018 елда откан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына биредә мөгезле эре терлек сую цехы һәм казылык әзерләү цехы төзелә, эшкәртү куәте - сменага 1 тонна. Шул ук вакытта 9 яңа эш урыны булдырылган.

“Кукмара логистикасы” АХҖК 2016 елдан башлап Кукмара районы һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сату белән шөгыльләнә. Кооперативта 18 әгъза бар, алар 1000 кв. м мәйданда яшелчә үстерәләр. Яшелчәләр юуу һәм фасовкалау процедураларын уза, шулай ук продукцияне җиңсә-сетка төргәкләргә һәм тегелгән сеткаларга тутыру линиясе дә эшли. 2020 елда 2 млн. сумлык продукция җитештерелгән инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International