Сабантуй-2020 онлайн узачак

2020 елның 4 июле, шимбә

Татарстанда COVID - 19 аркасында Сабантуй онлайн режимында узачак. Әмма барлык традицион бәйрәмнәр: җырлар, биюләр, конкурслар һәм спорт ярышлары белән. Бүген, 4 июльдә 8.00 дән 20.00 гә кадәр. "Сабантуй онлайн" телемарафоны үтә. Сабантуйга багышланган чаралар көн дәвамында ТНВ телеканалында трансляцияләнәчәк. Виртуаль Сабантуй марафонын туры эфирда карагыз . https://youtu.be/WJUsx6rzZOI

Телемарафонда татар эстрадасы йолдызлары: җырчылар, актерлар һәм биючеләр, алар җырлар башкарып кына калмыйча, уеннарда да катнашачак (көянтә белән йөгерү, көрәш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка белән йөгерү, капчык белән сугышу).

 

Планлаштырылган чараларның тулы афишасы белән биредә танышырга мөмкин: https://sntat.ru/news/culture/03-07-2020/sabantuy-202

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International