Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Бөтенроссия кыр көнендә » катнашачак

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 9-11 июльдә Брянск өлкәсендә узачак.

Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан, агымдагы елда Россия агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур смотрлары традицион форматта гына түгел, онлайн режимда да узачак, бу аның колачын арттырырга һәм илебез агросәнәгать комплексының актуаль эшләнмәләре белән киң аудиторияне таныштырырга, шулай ук авыл хуҗалыгын, аграр фәнне һәм технологияләрне үстерү мәсьәләләрен яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.

Бөтенроссия кыр көне форматы быел махсус эшләнгән интернет-платформа хисабына киңәйтеләчәк,аннан файдаланучылар экспозиция буенча виртуаль экскурсия уздырачак. Очрашуларны дистанцион рәвештә үткәрү һәм килешүләргә кул кую, тармак үсешенең актуаль тенденцияләре турында фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен техник мөмкинлекләр тудырылачак.

Виртуаль кырда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан җитештерүчеләре компанияләрен тәкъдим итәчәк. Онлайн режимда һәр кеше теркәлмичә һәм чыгымсыз гына чара сайтына керә, анда теләсә кайсы 3D-павильонны сайлап ала, экспонент турында мәгълүмат алып,  чарада катнаша ала.

Онлайн-күргәзмәдә «Казан сугару техникасы заводы», «Элита», «Ак барс» холдинг компаниясе, «Вивид», «Агросила», «Залесный» агрофирмасы, «Майский» Теплица комбинаты, «Казансельмаш», «Агромастер», «Кама механика», «Татагрохимсервис», «КМЭЗ» кебек предприятиеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы экспозициясе кысаларында Бөтенроссия кыр көнендә катнашырга теләгән Татарстан компанияләре +7-927-440-79-99 телефоны буенча гариза бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International