«Яшүсмер» профилактик операциясе кысаларында «Гармония» үзәге "Ишегалды уеннары "дигән чара үткәрде

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Бүген Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Яшүсмер» профилактик операциясенең «каникуллар» икенче этабы кысаларында «Ишегалды уеннары» технологиясен кулланып чара үткәрделәр.

Чара Яшьләр паркында узды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга «Тугыз таш» дигән ишегалды уены тәкъдим ителде. Дәрес башында белгечләр балаларга нинди уеннар белүләре турында сөйләшергә тәкъдим иттеләр, аннан соң катнашучыларны уенның инструкциясе һәм бурычлары белән таныштырдылар. Бу чара шулкадәр мавыктыргыч булды ки, балалар көлүенә һәм бәхетенә чикләр булмады. Балалар билгеле бер аралашу күнекмәләрен алдылар, үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерделәр, тормыш тонусын арттырдылар, эмоциональ һәм физик халәтне яхшырттылар.

Дәресне тәмамлап, белгечләр балаларга җәйге каникуллар – саф һавада йөрү һәм уеннар өчен вакыт, әмма табигатьтә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска кирәклеген искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International