Исегезгә төшерәбез, әлеге социаль проект Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга хөрмәт йөзеннән эшләнгән. Ул ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Кичә волонтерлар Михаил Дмитриевич Панцыревта булдылар, аңа йорт яны кишәрлеген тәртипкә китерергә булыштылар. Михаил Дмитриевич башкарылган эшләрдән канәгать калды.
