Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан ташламалы ипотека дәүләт программасы гамәлдә булган ике ай эчендә 6,5% ставкасы белән 753 ипотека теркәлгән. Төзелгән килешүләр саны буенча Казан – 439 һәм Яр Чаллы – 161 лидер булды.
Татарстан Республикасы районнарында сату – алу эшләре саны күрсәткечләре шулай ук әйләнешкә керә – Лаеш районында ике айда – 61, Әлмәт районында-43, Яшел Үзән районында – 20, Питрәч һәм Балык Бистәсе районында – 18, Биектау районында-5 килешү теркәлгән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова сүзләренә караганда, 2020 елның июнендә Татарстан Росреестры тарафыннан ташламалы ипотека кредиты буенча 465 килешү теркәлгән, бу май ае белән чагыштырганда 62% ка күбрәк. Казанга килгәндә, июнь аенда 301 ипотека теркәлгән, узган ай белән чагыштырганда үсеш 118% тәшкил иткән.
Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте еллык 6,5% белән ташламалы ипотека программасын 2020 елның апрелендә раслады. Ул беренчел базарда торак кредитлары алуга куланыла . Ташламалы ставка буенча ипотеканы 2020 елның 1 ноябренә кадәр бирү планлаштырыла. Шул ук вакытта түбәнәйтелгән ставка кредитның бөтен вакытына кагыла. Кредит бирү срогы – 20 ел, беренчел взнос-торак бәясенең 15% тан да ким булмаган күләмдә.