Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан эсселектә сыерларны тоту буенча 10 киңәш

2020 елның 11 июле, шимбә

Татарстанда шактый эссе һава торышы урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның база кагыйдәләрен әзерләде.

1. Хайваннарны су белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Әйтик, су-җәй көне сыерлар өчен иң мөһим туклану элементы. Нәкъ менә су сыерны суытырга һәм терлек азыгын куллануны яхшыртырга ярдәм итә. Яңа, чиста һәм салкынча су эчүгә, бигрәк тә савылганнан соң, даими керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.

Сыерларның суга ихтыяҗы 27 градуска якын булганда ике тапкыр арта, әйтик, көнгә 120 литр су урынына 200 литр һәм аннан күбрәк эчә.

2.  Су савытларын даими юып торырга 1әм аларны хайваннарны су эчүгә этәрүле урыннарда урнаштырырга.

3.  Су улакларын  күләгәле урынга куярга, автоматлаштырылган су эчкечләр урнаштырырга мөмкин. 4. Терлек азыгын куллануны контрольдә тоту бик мөһим,чөнки һава температурасы югары булганда сөт продуктлылыгын чикләү-терлек азыгын җитәрлек куллану. Аның кимүе рациондагы барлык туклыклы матдәләрнең тыгызлыгын недоедларны саклау максатыннан арттырырга кирәк дигән сүз.

Минераль азык һәм рациондагы азык тозы өлешен 10% ка арттырырга мөмкин, чөнки җылылык стрессы көчле агулануга һәм электролит балансын бозуга китерә. Шулай ук организмдагы әчешү процессларын киметү өчен рационга антиоксидантлар (органик селен, Е, С витаминнары һәм каротиноиды) кертергә кирәк.

5.  Азыкның күп өлешен тәүлекнең салкынча вакытында ашатырга. Мәсәлән, иртәнге 4 һәм 6 сәгатьләрдә Һәм 9 белән 11 аралыгында.

6. Салкынча һәм яңа азыкны хайваннар бу чорда яратыбрак ашый. 

7. Көн уртасында хайваннар кояш астында булмасын өчен күләгә пәрдәләре тарттырырга кирәк.

8. Хайваннарның тирләвен булдырмау өчен берничә җилләткеч кулланырга мөмкин. Шуңа да карамастан,бу ысулны, түбән дымлылык шартларында гына кулланырга була.

Мәсәлән, 1,2-1,5 м диаметрлы акрын җилләткечләрне, шулай ук саву залы каршындагы көтү зонасында, 2,7 м биеклектәге 10-15° авышлыгында урнаштырырга киңәш ителә.

9. Шулай ук капкалар, ишекләр, ян диварларны ачарга, әгәр мөмкин булса,  түбәдәге җилләткеч тишемнәрен һәм фронтоннардагы  өстәмә җилләткечләрне ачарга.

10.Кирәк булмаганда хайваннарны эсседә урыннан –урынга күчермәскә.

. Тем не менее, данный способ можно применять только, в условиях низкой влажности.

Например, медленные вентиляторы диаметром 1,2-1,5 м рекомендуется устанавливать в ряд параллельно кормовым проходам и лежакам, а также в зоне ожидания перед доильным залом, под наклоном 10-15° на высоте 2,7 м. Обеспечение принудительного движения воздуха со скоростью 1,3 м/с позволяет снизить температуру в помещении на 3,3 °С, а при скорости 2,5 м/с — на 5,6 °С.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International