Районда бу эшкә беренчеләрдән булып "Авангард" агрофирмасы игенчеләре кереште. Менә икенче көн инде дала кораблары арпа басуларында. Агрофирманың баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, бу басуда чәчү 1 апрельдә башкарылган. Суктырылган ашлыкны әлегә Югары Лашчы симертү мәйданчыгына җиңсәләргә салу өчен җибәрәләр. Бүгенге көндә бөртекнең дымлылыгы 30 процентка якын. Бу- җиңсәләүгә оптималь күрсәткеч. Уңыш гектарыннан уртача 50-55 центнер тәшкил итә.