Предприятиенең яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында ашлык сыйфатын бәяләү үзәге филиалы, "Ак Барс" холдинг компаниясе вәкилләре кергән эшче төркем тикшерде. Экспертлар бер генә мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмады. Тикшерү вакытында җитешсезлекләр табылмады.
Министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин быел да Буа элеваторының матди-техник базасын бик яхшы әзерлеген билгеләп үтте. Ашлыкның куркынычсыз сакланышын тәэмин итү буенча барлык таләпләр үтәлгән. "Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясе мөдире Светлана Бубнова сүзләренә караганда, складларны газлаштыру тиешле дәрәҗәдә башкарылган. Комиссия әгъзалары эш шартлары белән генә чикләнмичә, ял шартларына, матурлыкка, чәчәкләргә күмелгән предприятие территориясенә, теплицада уңыш алуга да сокландылар
