Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. 2014 елда конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
Конкурска телевидениедә, радиода, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта авылның уңай образын формалаштырырга, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратырга, аграрийларның хезмәтенең әһәмиятен арттырырга, халыкның гореф-гадәтләрен һәм тормыш рәвешен сакларга, шулай ук кече торак пунктларны үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләргә тиешле журналистлар проектлары кабул ителә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурста катнашу өчен бер номинация кысаларында авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән кимендә өч мәкалә авторлары; ММЧ һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре; блогерлар, социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда пабликалар хуҗалары чакырыла. Шулай ук өченче ел рәттән конкурска үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала-авыл тормышы темасына иң яхшы рәсемнәр масштаблы фотокүргәзмәдә катнашачак.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы «Алтын көз-2020» 22 нче Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә узачак, ул октябрь аена планлаштырыла.
Конкурс номинацияләре, катнашу шартлары һәм бүләкләре турында тулырак сайтта укыгыз: http://konkurs.agromedia.ru/ Конкурс эшләрен кабул итү 2020 елның 1 июленнән 11 сентябренә кадәр башкарыла. Регистрация ачык. - http://konkurs.agromedia.ru/User/Reg/. Катнашу өчен документларны һәм проектларны электрон почта аша җибәрергә agrosmi2020@yandex.ru. Катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр 8-800-775-00-84 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) башкарыла.