Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында Татарстаннан биш проект катнашачак.
Илнең 68 төбәгеннән барлыгы 115 гариза бирелгән.
Татарстаннан түбәндәге проектлар тәкъдим ителде:
• «Кама Тамагы» ТРК (региональ әһәмияттәге ландшафт юнәлешендәге «Лобач тавы» дәүләти табигать тыюлыгы һәм региональ әһәмияттәге «Юрьев мәгарәсе » табигать һәйкәле);
• «Түбән Кама» ТРК («Түбән Кама» милли паркы);
• «Идел-Кама» ТРК (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы);
* «Биектау» ТРК (комплекслы профильле “Зәңгәр күлләр " дәүләт табигый тыюлыгы);
• «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы.
Үзең ошаткан проект өчен priroda life сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак. Тавыш бирү «Экология» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Конкурс йомгаклары буенча махсус сакланыла торган, шулай ук алар янәшәсендәге территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында 10 пилот туристик-рекреацион кластер оештырылачак. Алар региональ һәм федераль хакимият органнарына ярдәм алачак.