Бүген Буа районында традицион комбайннар парады узды. Район авыл хуҗалыгы формированиеләренең ашлык җыю комбайннарын кабул итү график буенча үтте. Район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Татар фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Алексей Архиреев, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов һәм башка белгечләр кергән комиссия ашлык җыю комбайннарын кабул итте, ындыр табакларын карады. Районда барлыгы 152 берәмлек комбайн бар. 2020 елда 6 берәмлек сатып алынган, тагын 8 берәмлек Акрос һәм Торум комбайннары сатып алу көтелә. Чара ахырында район җитәкчесе Ранис Камартдинов механизаторларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Буа районы басуларыннан уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычын куйды. Шул ук вакытта куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклауның барлык таләпләрен үтәргә кирәклекне ассызыклады.