«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»ннән Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында 2020 елның 16 июлендә 18 сәгатьтән 17 июльгә кадәр шторм кисәтү килде.
Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгырлар, локаль боз яву.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, киңәш итәбез яшеренергә җир асты кичүе яки подъездларга. Йорт диварлары янында көчле җилдән качырга ярамый, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында да куркыныч арта.
7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджийлардан егылып төшергә мөмкин булган предметларны алырга киңәш ителә.
8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшендә:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен узганны кичерсәгез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итмәскә. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен узганны көтәргә кирәк.
Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торасыз Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәрүче, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.