Бүген Буа муниципаль районына "Җәй" республика үзәге директоры Раил Моратшин эш визиты белән килде. Раил Шамил улы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова белән бергә, безнең район балалар лагерьларында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру белән танышты. Ул «Бор» һәм «Чайка» лагерьларында булды, анда хәзерге вакытта 115 яшь буалы ял итә.
Быел санитар-эпидемиологик хәл җәйге кампаниягә аерым әзерлек таләп итте. Район лагерьларында безнең балалар өчен куркынычсыз ял оештыру өчен барлык чаралар да күрелгән. Балаларның санитар куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары көчәйтелде, ата-аналар көннәре бетерелде, ә лагерьның барлык хезмәткәрләре керү алдыннан CVID-19 га тест уздылар. Шулай ук лагерь хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чаралары һәм һәр хезмәткәрнең һәм һәр баланың иртәнге һәм кичке термометриясен үткәрү өчен контактсыз термометрлар сатып алынган. График буенча рециркуляторлар белән лагерь биналарында һаваны зарарсызландыралар. Йокы бүлмәләрендә һәм ашханәдә социаль дистанция — 1,5 метр. Туклану "АБК-ПЭЙМЕНТ" ҖЧҖ аша оештырылган.