Көтеп алынган вакыйга! Тиздән Буа районының Кыят авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен яңа юл барлыкка киләчәк. Зөя елгасының икенче ягында урнашкан Кыят авылында яшәүчеләр һәр язны шәһәрдән изоляцияләнә иде. Моның сәбәбе- күперне су басу. Язгы ташуда авыл халкы 10-12 көнгә шәһәр белән хәбәрсез кала, чөнки хәтта булган юл буенча да яз көне авылдан чыгып булмый. Кыят-Күгәлнә-Тоншерма юлы төзелеше тәмамланып килә. Бу эш белән 2 подрядчы оешма шөгыльләнә: Күгәлнә Кыят авыл җирлеге (Буа районы) тарафыннан 1,5 км озынлыктагы юлны "Волгадорстрой" хезмәткәрләре ясаган инде. Хәзер "Татавтодор" подрядчысы тарафыннан 2,7 км Тәтеш районы Тоншермага вак таш җәю эшләре бара, төзелүче яңа юл буенча 8 октябрьдән ук йөрергә мөмкин булачак, дип ышандыра. Димәк, 2021 елның язында Кыят авыл җирлегендә яшәүче меңгә якын кеше район үзәгеннән киселмәячәк.