Игътибарлы булыгыз! "Совет стажы" әле 2010 елда ук исәпкә алынды

2020 елның 17 июле, җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, соңгы көннәрдә интернетта «совет стажы» өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турындагы мәгълүмат актив тарала. Янәсе, бу вакыт өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

Искәртеп узабыз, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорында) стажлары булган гражданнарның пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда узды. Бу процесс валоризация дип атала. Ул вакытта бүлекчә белгечләре татарстанлыларның пенсияләрен яңадан исәпләү буенча зур эш башкарган. 2010 елга кадәр билгеләнгән барлык пенсияләр дә яңадан исәпләнде.

2010 елдан пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Ягъни, барлык совет стажы исәпкә алынган, хәзер пенсияләрне яңадан исәпләү зарурлыгы юк.

Еш кына мондый өстәмәләр гражданнарга кайбер юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар өлкәннәргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр – әлбәттә, бушлай түгел. Иң яхшы очракта бу фирмалар, дөрес, РПФна запрос ясыйлар, тик яңадан исәпләү ясалуы турында аңлатмалар алалар, һәм хәзерге вакытта кешегә «совет стажы» өчен бернинди өстәмәләр дә кирәкми. Нәтиҗәдә, пенсионер псевдоюридик хезмәтләр өчен үз акчаларын гына бирә.

Шулай ук Пенсия фонды пенсионерларның уртак тормышы юбилейларына өстәмәләр  түләми.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

http://www.pfrf.ru/branches/tatarstan/news/~2020/07/15/209076

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International