Буа муниципаль районы Башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды

2020 елның 17 июле, җомга

Буа муниципаль районы Башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең ашыгыч утырышы булып узды. Моңа  ике бала югалуы турында хәбәр сәбәп булды. Су коенуны тыю дип язылган аншлагка карамастан, ике туганнан туган абыйлы-энеле даими рәвештә Әхмәт авылы янындагы плотинада 20әр минут  уздырган. Әти-әниләр бер сәгатьтән соң балаларның өйләренә кайтмавына борчыла башлый. Комиссия әгъзалары район сулыклары янында кизү торуны оештыру турында карар кабул итте. Шул ук вакытта, ата-аналарны уяу булырга һәм балаларны сулыкларга үзләрен  генә җибәрмәскә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International