Россия Федерациясенең бөтен территориясендә оешмалар һәм эшмәкәрләр хисап тапшыруның контактсыз һәм кәгазьсез технологиясенә, телекоммуникацион элемтә каналлары (ТКС) буенча хисап бирү системасына күчәләр.
ТКС буенча декларацияләр тапшыру әлеге документларның кәгазьдә кабатлануын таләп итми. Электрон хисап формалаштырганда хаталар килеп чыкмый, чөнки система аның формаларын тутыру дөреслеген контрольдә тота, бер үк вакытта декларациянең тутырыла торган форматы версиясенең актуальлеген тикшерү гамәлгә ашырыла.
Тапшырыла торган хисап өстәмәмләр кертүдән тулысынча якланган. Электрон файлларны салым инспекциясе генә укый ала, чөнки ул гына җибәрелгән белешмәләргә шифр ачкычына ия.
ТКС буенча хисап тапшырганда салым түләүче салым түләүчеләргә (ИОН) мәгълүмати хезмәт күрсәтүгә запрос җибәрергә һәм түбәндәге хезмәт төрләре буенча электрон рәвештә җавап алырга мөмкин:
* салым, җыемнар, пенялар һәм штрафлар буенча исәп-хисапларның торышы турында белешмә;
* бюджет белән исәп-хисап ясау буенча операцияләр чыгару;
* хисап елында тәкъдим ителгән салым декларацияләре (исәп-хисаплар) һәм бухгалтер хисабы исемлеге;
• салымнар, җыемнар, пенялар һәм штрафлар буенча исәп-хисапларны чагыштыру акты;
- салым түләүченең (җыемнар түләүче, салым агентының) салымнар, җыемнар, пенялар һәм штрафларны түләү буенча бурычларын үтәве турында белешмә.
Мәгълүмати алмашуда катнашучылар турында, телекоммуникацион элемтә каналлары аша электрон рәвештә салым декларацияләрен (исәп-хисапларны) тоташтыру һәм тапшыру тәртибе турында тулырак мәгълүматны инспекциядә яки Федераль салым хезмәте сайтында алырга мөмкин (https://www.nalog.ru) "Россия Федерациясендә салым салу" бүлегендә