В Татарстанда "Төбәк белән идарә итү үзәге" эшли башлаячак

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстанда «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Төбәк белән идарә итү үзәге» (ЦУР) булдырылачак. Тиешле боерыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА. «Халык контроле» үзәкне булдырганда төп мәгълүмат системасы булачак.

 Республикада Төбәк белән идарә итү үзәге проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы оештырылачак. Офис рәисе вазыйфаларын республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга кабул итәргә тәкъдим ителде, ә рәистәш булып Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдинов торырга тиеш. Шул ук вакытта «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы «кире элемтәнең цифрлы платформасын куллануны да кертеп, Төбәк белән идарә итү үзәге проектын гамәлгә ашыру өчен база мәгълүмат системасы» белән билгеләнгән. Татарстан Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты Аппараты иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә санлы проектларны үстерү буенча «Диалог» автоном коммерциячел булмаган оешма белән хезмәттәшлек турында килешү төзиячәк, ул үзәкне булдыруда катнашачак. Төбәк белән идарә итү үзәге проектының кураторы итеп Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнде. Ул шулай ук ТР Президенты күрсәтмәсенең үтәлешен контрольдә тотачак. "Төбәк белән идарә итү үзәге" 2020 елның 30 гыйнварында җирле үзидарәне үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләре исемлегенең 3 пунктын үтәү йөзеннән оештырыла. Аның нигезендә федерациянең барлык субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләре булдырылырга һәм муниципалитетларда шундый үзәкләр оештыру буенча тәкъдимнәр тапшырылырга тиеш. Документта үтәү срогы-2020 елның 1 декабре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International