Татарстан Дәүләт торак фонды яшь гаиләләр өчен социаль ипотека буенча беренчел взнос күләмен 10дан 5% ка кадәр киметте. Бу хакта ТР Хөкүмәтендә узган брифингта яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов хәбәр итте.
«Татарстан Президенты Дәүләт торак фонды ипотека буенча беренчел взнос күләмен киметергә карар кылды, шуңа күрә беренче сентябрьгә кадәр яшь гаиләгә беренчел взнос сыйфатында булачак фатир бәясенең 5% ын гына кертергә кирәк булачак. Өстәвенә, беренчел взнос сыйфатында ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин, ә социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр туган бала өчен дәүләт 200 мең сум күләмендә бурычны күчерә», — диде Фәттахов.
Министр программада катнашу өчен ир белән хатынның берсе 36 яшьтән дә яшьрәк булырга тиешлеген искәртте. Шул ук вакытта программа тулы булмаган гаиләләргә дә кагыла. Әйтик, бала белән бер ата-ана да Татарстанда яшәсә, мохтаҗ һәм түләргә сәләтле яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага дәгъва итә ала. Ихтыяҗ критерие- гариза бирүченең үз торагы булмавы, яисә аның гаиләсенең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан да артмаган торак мәйданы туры килә, дигән сүз. Иң аз хезмәт хакы алучы яшь кешеләр дә түләүгә сәләтле.
«Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешедән торган гаиләгә норматив-42 квадрат метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләгә — һәр кешегә 18 квадрат метр», — дип ачыклык кертте Фәттахов.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан анонсланган «Яшь гаилә» яңа программасы кысаларында Дәүләт торак фонды 6 меңгә якын гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра. Исәпкә кую критерийлары Дәүләт торак фонды тарафыннан шәһәр һәм районнар башкарма комитетларына җиткерелгән инде.
«Без коллегаларыбызның тизрәк кешеләрне торак алу өчен исәпкә куюда актив эшен көтәбез. Яңа программаны гамәлгә ашыру безгә „Торак һәм шәһәр мохите“ милли проекты кысаларында гына түгел, ә, һичшиксез, башка милли проектны — „Демография“ ны тормышка ашыруга этәргеч бирәчәк», — дип билгеләп үтте Зарипов.
Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының Татарстанның барлык яшь гаиләләренә гамәлен киңәйтергә кушты, ә элек бу хокуктан бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланган иде.