Инвалид балаларның ата-аналары шифаханә-курорт дәвалавын оештыру буенча консультация ала алалар.

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан "Хокукый белемнәр мәктәбе", инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Россия Федерациясендә балачак ун еллыгына багышланган "Хокукый белемнәр мәктәбе" социаль проекты тормышка ашырыла, Проект инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән.

2020 елның 24 июлендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Ташламалы категория гражданнарны санатор-курортларда дәвалау» темасына видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы дәресе узачак .Әлеге дәреснең максаты: ата-аналарга шифаханә-курорт дәвалавына путевка бирү тәртибе һәм шартлары, санатор-курорт дәвалавына каршы күрсәткечләртурында җиткерү.  Социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында мәгълүмат бирү. Катнашу өчен 89991579442  телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк. Моның өчен сезнең ФИО һәм элемтә өчен телефон буенча WhatsApp яки смс-хәбәр җибәрергә. Элемтә өчен җаваплы зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы. Билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча тоташырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.Электрон адрес: Adelina.Galiullina@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International