Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы “Вайлдберриз” компаниясе белән берлектә белем бирү вебинарын үткәрүне планлаштыра

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, эшмәкәрләр өчен 27 июльдә көндезге 11:00 сәгатьтә  «Вайлдберриз» компаниясе белән берлектә, «Welcome-тренинг: «Вайлдберриз» да бизнесны ничек төзергә?» исемле вебинар уздыра. Вебинар программасы «Вайлдберриз» электрон мәйданчыгы эше принциплары белән танышудан, әлеге платформа мөмкинлекләрен тәкъдир итүдән, шулай ук маркетинг коммуникацияләре һәм сайтның бушлай инструментлары ярдәмендә республика эшкуарларына товар әйләнешен арттырудан гыйбарәт булачак.

Онлайн-вебинарга теркәлү өчен сылтама буенча: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1354025/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International