Шушы көннәрдә Буа шәһәренең рус зиратында меценат Иван Егорович Корсаков каберенә яңа кабер ташы куелды. Үз вакытында ул район хастаханәсе төзелешенә акча биргән.
Иван Егоровичның кабере тулысынча диярлек Буа шәһәрендә (районара) Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафик Җәләлов, актив буалылар - Владимир Ильин, Равил Җамалетдинов, Сергей Голубев, Фаяз Шәрәфетдинов, Евгений Васильев, Александр Никифоров тырышлыгы белән торгызылды.
Троицк чиркәве протоиерее истәлекле плитә урнаштырганнан соң, Иван Ткачук догалар укыды һәм каберлекләрне изгеләштерде.
Бу изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт.