Татарстанның кадастр инженерлары өчен "Кайнар линия" эшләячәк

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

24 июльдә ел саен кадастр инженеры көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан бу көнне Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Кадастр палатасы белән берлектә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр «Кайнар линия» үткәрәчәк. Шулай итеп, (843)255-25-71 номеры буенча шалтыратып, кадастр инженерлары Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Кадастр палатасы һәм «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» СРО белгечләренә үзләренең һөнәри сорауларын бирә алалар.

Белешмә өчен: үз һөнәри эшчәнлеге кысаларында кадастр инженерлары техник инвентаризация һәм күчемсез милек объектының техник планын әзерләү, шулай ук ызанлау, кишәрлекнең чикләрен билгеләү һәм межалау планын төзү буенча эшләр башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International