«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге «Сезнең бизнесыгызга канатлар » дигән яңа конкурс башлану турында хәбәр итә. Проект икътисадның зыян күрүчеләрне үз юнәлешләренең эшчәнлеген яхшыртуга җәлеп итүгә һәм мотивацияләүгә юнәлдерелгән. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә яңа импульс бирү – конкурсның төп бурычы.
Катнашучылар үз проектларын http://www.tpprt.ru/. сайтта тапшыралар , алга таба проектларны читтән торып сайлап алу бара. Эксперт комиссиясе каршында үз проектыңны яклау хәлиткеч этап булачак, 12 җиңүче проект билгеләнәчәк. Конкурсның приз фонды 1 200 000 сум.
Зыян күргән тармакның гамәлдәге эшчәнлеген яхшырту буенча проектлар һәм зыян күргән тармак кысаларында яңа тәкъдимнәр карала.
Конкурста катнашу шартлары:
1. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты
2. Россия икътисадының зыян күргән тармаклары (РФ Хөкүмәтенең 03.04.2020 ел, №434 карары)
3. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы
Россия икътисадының зыян күргән тармаклары (РФ Хөкүмәтенең 03.04.2020 ел, №434 карары))
1. Авиапассажирлар ташу, аэропорт эшчәнлеге, автопассажирлар ташу
2. Мәдәният, күңел ачу һәм ял оештыру
3. Физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге һәм спорт
4. Туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче туристик агентлыклар һәм башка оешмалар эшчәнлеге
5. Кунакханә бизнесы
6. Җәмәгать туклануы
7. Өстәмә белем бирү оешмалары, дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге
8. Конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру эшчәнлеге
9. Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге (ремонт, юу, химчистка, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре)
10. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек
11. Азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату
12. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм басма продукция җитештерү
«Сезнең бизнес канатлары» проекты эшкуарлык җәмәгатьчелегенә билгеләнгән планнарны һәм идеяләрне тормышка ашыру өчен яңа чишелешләр табарга мөмкинлек бирәчәк.
Катнашыгыз! Сайтта теркәлегез www.tpprt.ru
Конкурска гаризалар 2020 елның 15 августына кадәр кабул ителә.